ЧИРТТЕРҮ 1) к. чиртү I. Фаил бездәй малайларның Борынына чирттерә. Р.Миңнуллин. Рәшит белән Муллахмәт абыйлар өстәге тугайда балык тоталар, аларның егет чагы, ә без – 11–12 яшьлек Түбән оч командасы, Тегермән асты суында таш чирттереп уйныйбыз. Р.Газиз

2) сөйл. Кыллы музыка коралында уйнау. Океан-диңгезләр кичкән. Гитара чирттерәләр. Испанча да французча Җырларны сиптерәләр! Ш.Галиев. [Ул] --- башкорт җәйләүләренә чыгып, кымыз эчә һәм кубыз чирттертеп, курай уйнаттырып, нәзек кызларга сокланып, нечкә билләрне биетеп гомерен уздыра торган булган, ди. Ф.Яхин

3) Музыка коралларында, сынау өчен, теләр-теләмәс яки уйный белмичә генә уйнау, баскалап кына карау. Шагыйрьләр яңа шигырьләрен укый, композиторлар әле генә күңелләреннән кайнап чыккан көйләрен Дамирларның пианиноларында чирттерә. Ф.Яруллин

4) сөйл. Кармак белән балык тоту. Бераз гына түбәндә – Тугай җирдә, тирәндә – Балык чирттерә Вәли. Н.Әхмәдиев. Балык чирттерә торган урыныбыз бераз ипсезрәк. А.Хәсәнов

5) күч. Эләктерү, кулга төшерү // Егет белән кыз сыйфатында аралашу тәкъдим итү, егет кыз артыннан йөрү. Каргалының үзләренә артык нык ышанган кайбер актив егетләре дә Зөләйха артыннан бик чирттереп карыйлар. Ә.Еники

6) күч. сөйл. Хатын я иргә хыянәт итеп, икенче ир яки хатын белән йөрү. Аннан син аның хатынын чирттерәсең бугай, ә? Г.Каюмов. Шулай да берара халык телендә, Мостафинның Наҗиясе раймагтагы кара мыеклы егет белән чирттерә икән, дигән хәбәр йөргән иде. Ә.Еники. Зөлфәтең Рәхилә артыннан нык кына чирттерә бит. А.Гыйләҗев

7) күч. гади с. Урлау, чәлдерү. Кассадан акча чирттерү

8) күч. сөйл. Спиртлы эчемлек куллану, салу. – Безнең Гаяз тагы печтек кенә чирттергән, – диде таза бәдәнле эшче. А.Расих

9) күч. сөйл. Начар дип саналган эш эшләү. Кыска итәктән чирттерү

Чирттерә башлау Чирттерергә тотыну. Ә курсларның комсомол секретаре чибәр-сылу Зөләйха артыннан бик каты чирттерә дә башлый. Ә.Еники. Алар үзара аңлашкан арада, Дәүләтгәрәй абзый скрипкасын көйләп җибәрде һәм, булдыра алган барлык осталыгын җигеп, янә «Әпипә»не чирттерә башлады. Н.Фәттах

Чирттереп алу Тиз генә чирттерү. Озын җепкә инә саплап, шуның белән ерактан гына чирттереп аласың. Г.Бәширов. Әле менә бүген дә ул радиодан, яраткан халкына мөрәҗәгать итеп, әхлак темасына кыска гына вәгазь чирттереп алды ---. Д.Гыйсметдин

Чирттереп җибәрү Чирттерергә керешү. Иң элек кайсы кылларын чирттереп җибәрәсең, җанкаем! Ш.Камал. Теге кеше ләшкәсе (таш) белән чирттереп җибәрә дә синекен чыгара, аннан теге кеше уйный. Милли-мәдәни мирасыбыз: Мамадыш

Чирттереп кую Кисәк кенә чирттерү; бер тапкыр чирттерү. – Әллә син мине эшкә шушы киемне киеп йөри, дип беләсеңме? ул ике подтяжкасын да бер-бер артлы чирттереп куйды. Ф.Садриев . Лена юлына аркылы торган агач ботагын уң кулы белән читкә этәрде, ул тавыш-тынсыз гына чирттереп куйды. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә