ЧИРТКЕЧ и. 1 . 1) к. медиатор 2) Калкавыч. --- балык тотучылар өчен шушы вакыттан алып 15 июньгә кадәр бер чирткечле кармак яки яр кырыеннан ике чирткечтән дә артык булмаган су асты кармагы белән балык тоту уылдык чәчү урыннарыннан ягада рөхсәт ителә. Туган як 3) Җәелгән камырны кисәкләргә кисү өчен түгәрәк кискеч. Кайвакытта җәймә зуррак булып китсә, кырыйларын чирткеч белән кисеп алалар. Халык ашлары 4) Бүрәнәгә туры сызык төшерү өчен җеп, шнур. Чирткеч белән эз төшерү 5) к. чакма. Утлы мылтыкларның тәтесе (кулса, русча – спусковой крючок, Тубыл-Иртеш яклары сөйләшендә – сәмек), чакмасы яки чирткече (курок), филтәсе (чакма мамыгы), келәсе (йозагы, русча – затвор) һәм нишаны (прицел белән мушкасы) булган. А.Тимергалин 2. с. мәгъ. Чиртә торган . Кайсыдыр төбәкләрдә ул смычоклы (сызгычлы) коралны аңлата, кайберләрендә варган (чирткеч идиофон) мәгънәсендә кулланыла. Г.Рәхим |