ЧИРТЕШ и. 1) Чиртү хәрәкәте. Ә без синең белән, иң яхшысы, шашка уйныйк. Биш тапкыр маңгайга чиртештән. Д.Вәлиев 2) Агачтан ясалган шакмакларны билгеле бер кагыйдәләр нигезендә чиртә-чиртә җыеп алудан гыйбарәт балалар уены. Әнә ул сәкедә чиртеш уйнап утыра. М.Шаһимәрдән. Шуннан соң ул әлеге Сукыр Тычкан малае белән әйлән-бәйлән, бишташ, өй-өй, йөзек салыш, пәке кадаш, кузна, чиртеш уеннары уйнаган, биегән, җырлаган – тагын әллә нишләп беткән. Ә.Гаффар 3) Чиртеп шуып, тәгәрәп киткән шакмакның баштагы һәм хәзерге торышы арасындагы ара. Юк, төптән чиртеш буе өстәрәк. К.Кәримов 4) диал. Калкавыч. Кармак саплары, чиртешләр, тегесен-монысын сатып алдым, аларны үземчә көйләгән булдым. Р.Фәизов 5) күч. Төрттереп, кинаяләп әйтү. Кара-каршы чирәмгә тезелешеп (уртада баянист була), бер-берсен төрттереп «Чиртеш җырлары»н башкарганнар. Милли-мәдәни мирасыбыз: Нижгар татарлары ◊ Чиртеш хәтле Бик кечкенә. Өч батырга тиң Низам чиртеш хәтле малай алдында куркак куянга әверелә. К.Кәримов |