ЧИРМЕШ и. иск. Мариларның элекке атамасы. Сугышта 150 мең кешедән торган Мәскәү гаскәре (шуларның 61 меңе Мәскәү кенәзлегеннән, 54 меңе Касыйм ханлыгыннан, ә 35 меңе хыянәтчел татар, мишәр, типтәр, чирмеш, ар, башкорт яугирләре булган) катнаша. А.Тимергалин. Кайбер галимнәр фикеренчә, безнең эраның беренче меңьеллыгы ахырында ук борынгы марилар чирмеш исеме белән инде, нигездә, формалашкан халык буларак танылалар. Б.Хәмидуллин |