ЧИРЛЕ с. сөйл. 1. 1) Чире булган, авыру, хаста. Арбаларның, иярле атларның, өйләр арасындагы халыкның саны арткан саен, бу бәйләүле малларга да мәрхүмнең фидиясе өчен дуслары, кардәшләре тарафыннан китерелгән буталар, кысыр бияләр, яшь тайлар, чирле башмаклар, рәнҗү куйлар һаман кушыла бара, кушыла бара... Г.Ибраһимов. // Авыру кичергән. Яңгура башта бу тойгыга да тән белән күңелнең чирле бер чагы, узгынчы бер кичереш дип кенә караган иде. Г.Әпсәләмов

2) Авыруларга хас, авыру билгеләре чагылдырган. Идел ярында җәй уздырып, чуен тәнле яшь-җилкенчәк арасыннан килгәнгә, аның чирле аклыгы, өстенә ябынган ак җәймә белән кушылып, аерата күзне кисте... А.Гыйләҗев

3) күч. Начар, тискәре; проблемалы. Кыскасы, бүгенге җәмгыятебезнең кайбер чирле нокталарын дөрес билгеләп, спектакль аларны үтемле төстә фаш итә ---. А.Әхмәдуллин

2. и. мәгъ. Авыру кеше. Бурычлы үлми, чирле үлә, ди татар, Тик шулай да, бурычлының эше хәтәр. В.Ильясов

Чирлегә сабышу к. авыруга сабышу. Чирле чебеш Авыру, бик зәгыйфь кеше. Өф-өф итеп мич башында тотарга чирле чебешме ул, я?! А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә