ЧИРЛӘШКӘ с. сөйл. 1. Сәламәтлеге начар булган, чирләүчән, чирле. Каз шикелле озын муенлы, ябык, чирләшкә кыз матур буламыни?! Г.Әпсәләмов. Бүреләр бит беренче чиратта көтүдәге гарибрәк, аңгырарак, чирләшкәрәк затларны аяктан ега, бугазлый. А.Хәсәнов

2. и. мәгъ. Сәламәтлеге начар булган, чирләүчән, чирле кеше. Нишләтеп дәваларга андый чирләшкәне? Г.Бәширов. Мин, икенче катка менә алмаган чирләшкә, бүген тауларга күтәреләм. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә