ЧИРЛӘ’Ү ф. сөйл. 1) Авыру, берәр чир белән интегү, сырхаулау. Үзе бераздан ук чирләп, үлеп тә киткән, ди. Г.Бәширов. Чирләп ауганнан бирле һәрнәрсәгә шик белән карарга, берәүгә дә ышанмаска күнегеп баручы Нәҗипнең шикчеллеге өскә чыкты ---. А.Гыйләҗев. Муса агай, авырыйм, чирлим, дип зарланырга ярата. И.Юзеев

2) күч. Берәр тискәре, начар сыйфатка ия булу. Битарафлык белән чирлибез без... Р.Харис. Чирли татар, булмый терелтеп. Җыелганда бергә, аңлашабыз Ике ярым телне бер итеп. И.Сабиров

3) күч. Берәр нәрсә белән бик мавыгу. Футбол белән чирләү

Чирләп алу Бераз, беркавым чирләү; җиңелчә чирләү. Бала чакта һәркем кызамык белән авырган кебек, мәхәббәт белән дә чирләп аладыр инде. А.Гыйләҗев. Зыялылар шундый сәяси сабырлык белән чирләп алалар икән ---. Р.Миңнуллин

Чирләп бетү Бик каты чирләү; барысы да чирләү. Тозсыз аш ашап, балаларыбыз чирләп бетте! Г.Бәширов. Иртәнгә кадәр монда басып торып чирләп бетәсез бит. Р.Зарипов

Чирләп китү Кинәт чирләү. Көз башларында авылдан борчулы хәбәр килеп иреште: әнисе чирләп киткән. Г.Әдһәмова. Бала куркудан чирләп китсә, ялгыша башласа, зиһенен буташтырса, шушы йоланы башкаралар. Г.Гыйльманов

Чирләп кую к. чирләп китү. Юлда берәр пассажир акча биреп китсә, икенче көнне үк өйдә я бернәрсә ватыла, яисә кем булса да чирләп куя. З.Мурсиев

Чирләп тору Әледән-әле чирләү, әле, хәзер чирләү. Чирләп торам, хәлем әйбәт түгел... З.Хәким. Бозавыбыз чирләп тора. Ф.Җамалетдинова

Чирли башлау Чирләргә тотыну. Грипп-фәлән эләгеп, азрак чирли башласа, тозлап-борычлап, бер стакан акны салып ятып йоклый да иртән торуга авыруы юып алгандай була торган иде. В.Нуруллин. Мәдрәсәдә матур әдәбият китапларын яратып укый, бигрәк тә Г.Тукай, С.Рәмиев шигырьләрен якын күрә, үзе дә шигырь язу белән чирли башлый. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә