ЧИРКӘҮ-СЛАВЯН и. Изафәле тезмәләрдә «хәзерге көндә православие чиркәвенең теле булган, элек (XI–XVI гасырларда) көнчыгыш һәм көньяк славяннарда әдәби тел урынына йөргән борынгы славянча» мәгънәсен белдерә. Кирилл һәм Мефодий турындагы «Жития»нең чиркәү-славян тәрҗемәсендә: «Херсонеста Кирилл урыстан урысча белем алды», – диелгән. М.Хәбибуллин |