ЧИРКӘ’Ү и. рус 1) Христиан дине руханиларының һәм шул динне тотучыларның ышанулары һәм йолалар системасы уртаклыгы нигезендә берләшкән дини оешмасы; шул оешма тоткан дин . Архиерей – православие чиркәвендә иң югары дәрәҗәле руханиларның (епископ, архиепископ, митрополит һәм патриархларның) гомуми исеме. А.Тимергалин. Никон елъязмасы XVII гасырның мәшһүр чиркәү эшлеклесе патриарх Никонныкы булган күчермәләрнең берсе буенча шулай аталып йөртелә. Б.Хәмидуллин 2) Христианнарның гыйбадәт кылу бинасы. Православиедә үлгәннәрне чиркәүдә литургия вакытында искә алуны да тәберсен итү диләр. А.Тимергалин. Аның урамнарын дистәләрчә чиркәүләр, костёллар, мәчетләр, синагогалар били. А.Хәсәнов ◊ Чиркәү кагу 1) Христианнарны гыйбадәткә чакырып яки башка берәр рәсми максат белән чиркәүдә чаң кагу. Аннары таң вакытында барлык чиркәүләр кага башлады. Казан утлары; 2) к. чаң сугу. Тукай үлде, диеп дан тотабыз, Тукай үлде, диеп орден тагабыз… Әйтерсең лә Тукай – тимер чүлмәк, Инде ватылды дип, чиркәү кагабыз. Р.Ногмани |