ЧИРКӘС и. сөйл. 1) Башлыча Карачай-Чиркәс республикасында, Краснодар, Ставрополье крайларында яшәүче халык һәм шуның бер вәкиле. Чиркәсләр бар икән бит, шуларны мылтыклары белән каравылга ялламакчы бугай. Г.Ибраһимов. Ул арада кибетче чиркәс бер читтә басып торган Саҗидәне күрде дә ачуы сүрелгәндәй булды. М.Галәү 2) иск. Төньяк Кавказда яшәгән халыкларның гомуми исеме һәм шуларның бер вәкиле. Ә гаскәр үзе, нигездә, яулап алынган халыклардан, шул ук бөек фарсы тарихчысы әйткәнчә, чиркәс, маҗар, кыпчак, хәтта русларның үзләреннән дә туплана. Р.Фәхретдинов |