ЧИРКАНЫЧ с. 1) Чиркандыра ( 1 мәгъ.), тәнне чымырдата торган. Көзгә тарткан җәйге иртә барыбер дә чирканыч суык икән. Ә.Әминев. Салкын, чирканыч саз суы эссе тәнемә ябышып, дерелдәтеп җибәрде. Г.Әпсәләмов

2) Җирәндерә торган, җирәнү хисе уята торган. Җахыйз гаять чирканыч йөзле иде. К.Насыйри. Баз капкачын ачып җибәрүгә, түбәннән күтәрелгән әллә нинди чирканыч ачы ис ни заманнан бирле юньле ризык күрмәгән ашказанын ертып үтте дә бөтен эчен умырып алды. Г.Әдһәмова

3) Чиркануны белдергән. [Закир (ялгыз, ишеккә чирканыч карау белән карап):] Аһ, бу йөзе каралардан ничек тиз генә котыласы? Г.Камал

4) күч. к. чирканчык ( 3 мәгъ.). Бу беренче чирканыч аларның рухын сындырырга тиеш түгел. С.Поварисов

Чирканыч алу к. чирканчык алу. Булачак «Мәрҗәннәр» авторы шулай беренче чирканыч ала, язган әлеге хикәяләре, әлбәттә инде, «Шура»га үтмәс иде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә