ЧИРКАНЧЫК и. 1) Салкыннан, берәр начар нәрсә күрүдән һ.б.ш. туңып куйган кебек булу, тән чемердәү күренеше. – Имгәнүчеләр, һәлак... булучылар юкмы? – диде ул, тәненә салкын чирканчыклары бәреп чыкканны сизеп. Г.Кашапов 2) Гадәтидән салкынрак суда коеныр, су керер алдыннан бер мәртәбә өстеңә су сибеп яки чумып карау, шуннан булган чиркану халәте. Ә син чирканчык алмыйча ук бозлы суга ташланасың! М.Хуҗин. Ниһаять, һәммәсе чирканчык алды. Ә эчкәрәк тә кергәч, су май кебек тоелды. А.Тимергалин 3) күч. Беренче сынау. Разиянең фаҗигасы – буйсындыруга, саф күңелле яшь кыздан шымчы ясарга омтылышның ямьсез, чирканчык нәтиҗәсе. Г.Гайнуллина ◊ Чирканчык алу Берәр яңа эшне беренче мәртәбә эшләп карау, шул эштә беренче сынау үтү. Аны Россия шәһәрләренең берсенә җибәрделәр, ул шунда чирканчык алды, чыныкты ---. А.Гыйләҗев. Чиксез зур шатлыгын, затлы сәнгать дөньясында уңышлы чирканчык алуын кем белән уртаклашсын? А.Хәсәнов |