ЧИРКАНУ ф. 1) Салкыннан яки берәр начар нәрсәне күрүдән, тоемлаудан тәндә өшү, калтырау, җиңелчә чәнчешү сизү. Бер-ике адым алга атладым да, бизгәк тоткандагы кебек туңып, чирканып, дерелди башладым. И.Салахов

2) Җирәнү. Газинурның көләч йөзе караңгыланды, ул, чирканган сыман, Сәлимнең кулын этәрде, коры тавыш белән: – Яхшылап сөйлә! – диде. Г.Әпсәләмов. Нәсимә аны яратмый гына түгел, җирәнә һәм чиркана иде. И.Хуҗин

Чиркана башлау Чиркану билгеләре күренү. Кайвакыт бөтенесен тәфсилләп уйлаганнан соң, кырык яшьлек кеше белән яшәвемнән үзем дә чиркана башлыйм. З.Хәким

Чиркана төшү Беркадәр чиркану. Ул безгә, авылдан килгән ябык кына, юаш кына кыяфәтле егетләргә, үзенең чиркана төшүен яшермичә карап алды. Р.Фәизов

Чирканып китү Көтмәгәндә чиркану. Җамалиның тәннәре чирканып китте. М.Гали. Хәтеремә килгән саен әле дә чирканып китәм, әйтерсең лә мин бер оят эшнең шаһиты, хәтта катнашчысы булганмын. М.Кәрим

Чирканып кую Аз гына яки бер тапкыр чиркану. Әле хәзер дә чирканып куйды Фәләх: башы бары тик шул пальтоның башлыгы белән генә капланган. В.Нуруллин. Егет үз уйдырмаларыннан үзе үк чирканып куйды. А.Хәлим

Чирканып тору Әле, хәзер чиркану. Төнге җил әле болай да теңкәгә тиячәк, әнә хәзер үк тәне өшеп, суыктан чирканып тора кебек. Л.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә