ЧИРКАНДЫРУ ф. 1) зат-сыз Салкыннан тән өшеп китү, калтырап кую, җиңелчә чәнчешү. Көндезге бөркүлекнең эзе дә калмаган – салкын төшкән, чиркандыра. Т.Әйди

2) Җирәндерү, җирәнү хисе уяту. Чөнки аның мәче күзләрен елтыр-елтыр китереп, мал карагандай сөзеп каравы, мышнаулары мине чиркандырды. Г.Кутуй

Чиркандыра башлау Чиркандыру билгеләре барлыкка килү. Аңа көзге суык чиркандыра башлаган карт сөяген җылытырга кирәк иде. Ш.Маннапов

Чиркандырып алу Азга гына чиркандыру. Булатны салкынча һава агымы чиркандырып алды. Ә.Гаффар

Чиркандырып җибәрү Бераз чиркандыру. Ә шулай да бик нык куркытып, чиркандырып җибәрде. В.Нуруллин

Чиркандырып кую Кинәт чиркандыру. Ишкәкләрдән чәчрәгән салкын су тамчылары Мәрхәмбикәне чиратып, чиркандырып куя. М.Хәсәнов

Чиркандырып тору Күпмедер вакыт дәвамында чиркандыру; әле чиркандыру. Һәм менә болар барысы да, ниндидер билгесезлек эченә чумган буш хыял булып, халыкның күңелен өшетеп һәм чиркандырып тора. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә