ЧИРЕ’К-ЧИРЕК I иярт. Кайбер кошларның, чебиләрнең, чикерткәләрнең нечкә генә итеп чыркылдау тавышын белдерә. Пип-пип, чирек-чирек! Кош теле белән әйткәндә: «Сабыр. Сабыр, ашыкма, безне дә көт, бергә чыгыйк!» – дигән сүзләре инде бу. Ә.Баян. Яңгыр туктауга кузгалды Черкие, кигәвене. Чикерткәләр чирек-чирек Берәр җыр көйләвеме?.. Н.Әхмәдиев ◊ ЧирЕ’к-чирек килү Чирек-чирек сыман тавыш чыгару, нечкә генә чыркылдау. Асылган казанында итле шулпа пешә, уңдарак олы борынлы бер әрмән агае шашлык кыздыра, арырак ике чибәр туташ, өстәл хәстәрен күреп, купшы чыпчыклардай чирек-чирек киләләр. Ф.Яхин |