ЧИРЕКЛЕ с. 1) Бер чирек ( 3 мәгъ.) сыешлы. Әлеге качак, ит туралып беткәндә, урындык-өстәл янына башына чокыр кидертелгән чирекле шешәдә хәмер китереп куя. М.Хуҗин. Үзе коры печән эченнән бер чирекле пыяла шешә китереп чыгарды. З.Зәйнуллин 2) Озынлыгы бер чирек ( 4 мәгъ.) булган. Алты чирекле зур җон яулыклар була, карт, карчыклар өчен, диярсең. Г.Исхакый |