ЧИРЕКЛӘП рәв. 1) Бөтенне дүрт өлешкә, чирекләргә бүлеп. Чирекләп уку системасы моны исәпкә алмый. Мәйдан 2) Күләмен чирек кадәр итеп; чирекләргә салып; чирек-чирек, чиреге-чиреге белән. Чирекләп эчү 3) Авырлыгын чирек кадәр алып. Әйе, чак кына элегрәк такта чәйне дә чирекләп я әчмухалап кына ала алган вакытлар онытыла барып, һинд чәйләренә үк өметләнә башлаган идек берзаман ---. Татарстан яшьләре 4) Озынлыгын чирек белән билгеләп, чирек кадәр итеп. Чирекләп үлчәү |