ЧИРЕК и. фар. 1. 1) Бөтеннең дүрттән бер өлеше. Якынча айның чирек өлешенә туры килгән вакыт арасы атна дип атала. А.Тимергалин. Чирек алма ашап кем туйсын ди? В.Имамов

2) Тиеннең дүрттән бер өлешенә тигез борынгы бакыр тәңкә. Өстенә төлке тун кигән, мыегын тигез итеп кискән, сирәк сакаллы бу кеше прилавкада яткан калай тартмадан чирек тиен акча алып, карамыйча гына Сафага сузды. М.Галәү

3) Сәгатьнең дүрттән бер өлеше, унбиш минут. Сәгать 12 нче чирек булган. Г.Камал. Сикереп торып сәгатьләрен карасам, нибары ике тулып чирек. М.Мәһдиев

4) иск. Кадакның дүрттән бер өлешенә, якынча 100 граммга тигез булган авырлык үлчәве. Заманында зур корсаклы, Тугыз потлы кешеләр Өч чирек кара икмәкне Тәүлек буе көйшиләр. Г.Камал. Ярты пот он, биш кадак ит, чирек чәй, бер кадак шикәр, биш кадак күмәч алдырдым; алай да утыз тиен акча калды әле. Г.Исхакый. Аңа барысы да сыя: бер кило түбә кадагы, ике кадак хәлвә, чирек такта чәй, бер банка тәрәзә буявы, өч кадак замазка, ике өтерге, чебен даруы, хатынга кәшимир яулык, малайга уенчык автомобиль... М.Мәһдиев

5) Метрик системага кадәр борын заманнан кулланылган, чиләк сыешының дүрттән бер өлешенә тигез булган сыеклык күләмен үлчәү берәмлеге (3,1 л). Хәзрәт белән мәзинне озатып куюга, табынга берничә чирек бал, сап-сары агач тустаганнар килеп чыкты. Г.Бәширов // Шушы күләм сыешлы савыт, зур шешә. Мөәззин кызы, мөәззин угылы, Анна, Шәмси, чирекләргә кымызлар тутырып, пар ат җигеп, җыеннарга йөрергә тотындылар. Г.Исхакый. Табыннарга аш-су килә, чирекләр белән бал килә, мәҗлес башлана. Ә.Еники // Шундый күләмле савыттагы аракы. Арчадан поты бер тәңкәлек ак капчыклы, кызыл пичәтле ак он да әллә ничә капчык алынды, кызыл башлы чирекләр дә, тегермән ташы тикле базар күмәче дә, куй мае, йөзем җимеше дә, бүтәннәре дә мул кайтты. Г.Бәширов. Малайлар печән астыннан күренеп торган чиреккә ымладылар. Д.Гыйсметдин

6) Метрик системага кадәр борыннан кулланылып килгән, аршынның дүрттән бер өлешенә тигез булган озынлык үлчәү берәмлеге; карыш (17,775 см). Патша кызга өч чирек җептән киндер сугып, күлмәк-ыштан тегәргә куша. Әкият. Авыз эштән чыгып бозылган, тел, бер чирек булыр, тышка чыгып, каралып салынып тора... Г.Ибраһимов. Буйга да уртача гына Ләйсирә, миннән бер чирек чамасы гына кечерәк кебек ул. М.Вәлиев

7) Уку елының якынча өч айдан торган бер өлеше. Чиреккә билгеләрем яхшы чыкты. А.Гыйләҗев. Чирек йомгакларын барлаганда күпме тыңлап тордым. В.Имамов

8) муз. Бөтен нотаның дүрттән бер өлешенә тигез булган озынлыгы; русчасы: четвертная. Җырның ноталарын карагыз: монда ике чирек бар. Бөтен нота 4 секунд яңгыраса, чирек – 1 секунд кына

9) геом. Квадратның дүрттән бер өлеше; квадрант. Чирекләр (квадрантлар) уңнан сулга таба, почмаклар тәртибе белән саналалар. Югары математика нигезләре

2. с. мәгъ. 1) Тиешле күләмдә булмаган; чак кына; гадәти күләмгә якын да килмәгән. Бер димим, ярты, хәтта чирек адым читкә атласак та, җәһәннәмгә очачакбыз. Г.Әпсәләмов. Эчәм, әмма минем берәүгә дә чирек начар сүз әйткәнем, исереп аунап ятканым юк. М.Хуҗин. Әткә-әнкә җитәкләгән очракта да, чирек адым атлый сабый нибарысы!.. Ф.Гыйззәтуллина

2) Чагылышы интенсив булмаган, тулы рәвештә чагылмаган. Мин төсләр, ярым, чирек төсләргә табынам. А.Хәсәнов

3) Берәр сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаган, көчсез, авыру, дәрәҗәсез . Ә син – чирле кеше, чирек кеше ---. М.Шабаев

Чирек бәһа к. чирек бәя . Базар уртасында байлар гына күркә шикелле кәпрәеп йөриләр, чирек бәһага урак урыр өчен көнлекчеләр яллыйлар. М.Галәү. Чирек бәя Бик арзан, очсыз бәя. [Авылда] Рамазан бай кебек, ярлыларның, батракларның җирләрен чирек бәясенә сатып алып, шул җирне тамак ялына үзләреннән эшләтеп килүче берничә генә кеше булган. М.Гали. Үзен теләсә нинди җисемле сынландыруны кулланудан тартынып тормыйча әрләде: шыр тиле, дивана, ахмак, надан, кем инде сиңа тиктомалдан чирек бәясенә машина китереп тоттырсын! Т.Галиуллин. Чирек хак к. чирек бәя. Бу җеназага җыелган халык эчендә үзенең күп алыш-биреш эшләрен үтәү исәбе белән килгән, заманында казак даласында җон-ябаганы чирек хакка алып, әйберне биш мәртәбә кыйммәт сатып, үлчәүдә һәр ике тәкъдирдә алдашып баеп киткән якын шәһәрнең татар сәүдәгәре моңа каршы тагын арттырды ---. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә