ЧИРӘП и. 1. 1) иск. Керамик әйберләр ясарга ярый торган балчык. Чирәптән – чүлмәк, чүпрәктән – күлмәк. Мәкаль 2) Балчык чүлмәк; теләсә нинди керамик савыт. Биредә борынгыдан килгән аш-су атамалары да үзе бер тарихи дөнья: күптермә, умак, куш катлама, чирәп бәлеше, чүлмәк бәлеше һ.б. Милли-мәдәни мирасыбыз: Нижгар татарлары 3) Цемент, яндырылган балчык яисә корыч, алюминий, бакырдан буйга улаксыман батынкы итеп эшләнгән түбә ябу материалы. Аннары, кисәктән генә бер тыкрыкка борылып, биек тимер койма артыннан күренеп торган, башын кызгылт чирәп белән япкан ике катлы таш йорт алдына килеп туктады. А.Хәсәнов. Күктән, болытлар арасыннан еш кына авыр бомбардировщикларның гөрелтесе иңә, хәтта бу гөрелтедән барак түбәсенең мүкләнгән чирәбе кубып төшкәли. А.Тимергалин 2. с. мәгъ. Шундый материал белән ябылган. Ул күперләр, тоннельләр, виадуклар – юлларда чакрым саен; кызыл чирәп түбәле өйләре гаҗәп таза, нык итеп кирпечтән, таштан салынган. Р.Кәрами. Әнә авылның беренче һәм әлегә бердәнбер калай чирәп түбәле йорты!.. Р.Гаязетдин |