ЧИРӘМ и. 1. 1) Кыска яшел үлән. Иртәгесен яшел чирәм өстендә кырпак яуган кар сыман кырау күренде. А.Алиш. Койма буйларында яшел чирәм, әмма юллар тузанлы. Г.Әпсәләмов

2) Кыска яшел үлән үскән җир. Без бәләкәй чакта, әнә теге ак маякны күрәсеңме, шул турыга барып, чирәмдә бишташлы уйный торган идек. А.Гыйләҗев. Киң урам чирәмендә яңгыр сулары күлләвекләр булып җыелып тора. М.Хуҗин

3) Туфракның үлән үсемлекләр һәм аларның тамырлары береккән өске катлавы. Айгыр аз гына кымшанса да, тирә-якка белен кадәр чирәм кубып оча. В.Имамов

4) Эшкәртелмәгән, бер дә сөрелмәгән җир. --- әткәй Кысылдык башкортларыннан мәңге сабан-сука кермәгән бер җир – каты чирәм сатып алган. Г.Ибраһимов. Бу яклардагы җирнең чирәмен сука, сабан белән беренче булып татар игенчеләре ярган. З.Зәйнуллин

5) Газон. Казансу ягына брусчатка түшәү, ишегалдына чирәм чәчү кебек эшләрне көннәр җылыткач башкарырга уйлыйлар. Шәһри Казан. Авыл җирлеге бинасы территориясенә туфрак кертеп, яшел чирәм чәчтеләр, барлык төзелеш эшләре тәмамлануга чәчәкләр утыртырга ниятлиләр, үсентеләр әзер инде. Авыл таңнары

2. с. мәгъ. 1) Кыска яшел үлән үскән, кыска яшел үлән баскан. Болакның чирәм ярлары Төшләргә керә кайчак ---. М.Сафин. Яшел чирәм юллар Бүген инде карлы. Л.Шәех. Алгы якта, ямь-яшел чирәм аллеяда, берничә куак үсеп утыра. Д.Салихов

2) күч. Эшкәртелмәгән, сөрелмәгән. Күкчәтау драма театры бинасында беренче чирәм җир уңышын урып җыю йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бара. А.Хәлим. Ындыр артындагы чәчүлекләрне ташлап, җәһәннәм тишегендә чирәм җирләр сөрдек. А.Хәмзин

◊ Чирәм җир Фәндә аз өйрәнелгән өлкә. Бу мәсьәлә әле чирәм җир булып кала бирә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә