ЧИРА’У ф. 1) Җир яки су өсте аз гына туңу, боз элпәсе белән каплану. Куәтле прожекторлар яктысында, иләмсез гүләгән дизельләр тавышы астында таптанып төн уздыра торгач, сизми дә калган: һава болытлардан арынып, иртәнге салкын төшкән, аяк асты чирап кипшенгән. Җ.Рәхимов. Бәке авызлары чираган иде, тишекләрдән полт итеп су бәреп чыкты: күптән түгел генә кузгалганнар, димәк. М.Хуҗин 2) Замазка, алебастр кебек изелгән массалар кибә башлау, беркадәр катыру, каты хәлгә килү. Слайм чираган инде // Өслеге беркадәр тыгызланып, юка элпә белән каплану. Ит чирагач ук табадан алып, газ миченә куярга кирәк 3) Салкыннан, дулкынланудан тән чымырдау, калтырау, өшү, тәнгә салкын йөгерү Чирап бетү Тулысынча чирау. Хәзер таңнан чыгып китәбез, көндез әбәдкә туктаталар, зонадан китерелгән, юлда суынып, чирап беткән баланданы аяк өсте генә чүмерәбез дә тагын эшкә ябышабыз. А.Гыйләҗев Чирап китү Кинәт чирау. Кайнар кофе чирап киткән тәненә җылы кертеп җибәргәч, Айбулат подполковник Сафиуллинга ---- Азәрбайҗаннан –Нахчыван АССР Эчке эшләр министрлыгыннан телеграмма килүен хәбәр итте. Т.Әйди Чирап кую к. чирап китү. Капкадан чыккач, Гәрәй кинәт чирап куйды. Ачык яр буенда һава салкыная төшкән. С.Сабиров Чирап тору Әле чирау. Уҗымнарда иртән кырпы-кырау, Су читләре чирап торалар. К.Булатова. Өскә чыккан су шунда ук чирап тора. А.Хәсәнов Чирый башлау Чирау билгеләре күренү. [Костя] чирый башлаган замазканы озак кына кулында әвәләп, токмач кебек итеп сузды да тәрәзә ырмавына куйды. Г.Ахунов. Салкында басып торудан чирый башлаган аякларына җан кертергә теләп, хром итекләрен бер-беренә каккалап алды. Р.Мөхәммәдиев |