ЧИРАТУ I ф. 1) з.-сыз Бераз туңдыру, катыру. Күрәсең, төнен кар яуган да, аяк астын чиратып, жиргә ертык ак җәймә капланган. С.Рафиков. Аяк астын төнлә яхшы ук чираткан. Э.Касыймов

2) Салкыннан, дулкынланудан тәндә чымырдау, калтырау, өшү барлыкка килү; өшетү. Булат, тән чираткан күренештән арынырга теләп, чигәләрен кысты. Ә.Гаффар. Коры, суык җил куенга үтеп, салкынга күнекмәгән тәнне чирата. Сөембикә

Чиратып алу Тиз арада яки бераз чирату. Төнге суык чиратып алган карның һәр бөртегендә кояш нуры ялтырый. Ә.Мушинский

Чиратып җибәрү Аз гына чирату. Төнгелеккә чиратып җибәрү белән юлларын дәвам иттеләр. Х.Галидән. Җиргә ныклап кар ятмаса да, соңгы көннәрдә һава температурасы 0 дән түбән тәгәрәп, бераз чиратып җибәрде. Хезмәт даны



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә