ЧИРАТТАГЫ с. 1) Чиратта торган. Танышлары күп икән абзыйның, чираттагы берничә кеше аның белән килеп күреште, хәлен белеште. М.Хуҗин. Чираттагы хатыннар, ирләр тагын да яманрак шауларга, кычкырырга тотындылар. Н.Фәттах 2) Чиратка салынган һәм алдагысыннан соң килә торган. Чираттагы өйдә чыбыркы тотарлык исәү бала юк, --- боларга ышанып малларны тапшырсаң, кышка итсез каласыңны көт тә тор! А.Гыйләҗев 3) Билгеле бер эзлеклелек белән үзеннән алдагысыннан соң килә, эшләнә торган. Көн буе чираттагы номер газета эшләнде. Г.Кутуй. Күңелгә моңсулык өстәп, чираттагы ел да узып бара. Н.Гыйматдинова. Борынгы диннәрнең чираттагы баскычы – анимизм ---. Г.Дәүләтшин 4) Билгеле вакыт үтү белән даими кабатлана торган. Колхозның чираттагы отчёт-сайлау җыелышына әзерләнеп йөргән көннәрдә мине райкомга чакырттылар. В.Нуруллин. Чираттагы отпускымны иртәрәк алдым. З.Хәким // Вакыт-вакыт, әледән-әле кабатлана торган. – Тыңлагыз әле, малайлар, әнә ничек матур итеп улый бит! – дип, бүренең чираттагы улавын тыңлап тора башлады [Мәхмүт]. В.Нуруллин 5) Чират тәртибе белән беренче, иң якында булган, беренче торган; киләсе. Грамматикада формаль принципка күчү уңае белән телебезнең ялганмалык үзенчәлеген, ялганмалыкның табигатен тикшерү безнең өчен чираттагы мәсьәлә булып тора. Г.Алпаров. Старшина ике кулын ике якка җәя биреп авызын ерды да, янына килеп баскан атка карамыйча гына, чираттагы кешене чакырды. З.Зәйнуллин |