ЧИРАТЛАШУ II и. 1) Ниндидер нәрсәләрнең билгеле бер тәртиптә алмашыну күренеше. Тормышның дәвамы буыннар чиратлашуында чагыла. М.Хәсәнов. Бу система буенча строфаның төзеклеген иҗекләр санының тәңгәллеге, ритмик төзеклекне озын һәм кыска иҗекләрнең тәртипле чиратлашуы хәл кыла. Н.Хисамов

2) лингв. Билгеле бер позициядә авазларның эзлекле рәвештә алмашыну күренеше. Бездә сузыкларның чиратлашуларын түбәндәге сүз калыплары җәдвәленнән күрергә мөмкин. Г.Алпаров. Арткы рәт сузыкларның алгы рәт сузыклар белән чиратлашуы сингармонизм законына буйсындырылып барлыкка килә. Г.Шәйхиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә