ЧИРАТЛАШУ I ф. Эзлекле рәвештә яисә чират тәртибендә урнашу яки башкару, берсен икенчесе алыштыру. Бер үк кәгазьгә бер үк карандаш белән ике-өч бала чиратлашып язалар. Г.Әпсәләмов. Газзәбану белән Зөлкамал көн саен чиратлашып килеп ризыкландырып тордылар. Г.Галиева

Чиратлаша бару Эзлекле рәвештә туктаусыз чиратлашу. Чиратлаша бара Көн белән Төн ---. Ә.Рәшит

Чиратлаша башлау Чиратлашырга керешү. Русча, татарча, марича җыр-биюләр чиратлаша башлый, ярыш-тамаша бергә кушылып, мәйданга таба юл тота. А.Вергазов

Чиратлаша тору Һаман чиратлашу; туктаусыз чиратлашу. Тормышны кайчак я матрос тельняшкасы, я зебра белән чагыштыралар: ягъни юллы-юллы, кара-ак сызыклар чиратлаша тора. Ә.Мушинский

Чиратлашып алу Бераз чиратлашу. Дөрес, алар яңгырлар белән чиратлашып алачак. Әлки хәбәрләре

Чиратлашып бару Эзлекле рәвештә чиратлашу; даими чиратлашу. Шәрык архитектурасында бизәк төшерүнең үзенә генә хас мәдәни ысулы бар: анда үсемлек һәм геометрик сурәтләр чиратлашып бара, шуңа күрә аны европалылар арабескалар дип атаганнар. Р.Фәхретдинов

Чиратлашып китү Чиратлашкан рәвеш алу; кинәт чиратлашу. Аллеяның буена карасаң, чиратлашып киткән бу якты-кара басмалар ничектер сөзәк кенә күтәрелгән мәрмәр баскычны хәтерләтәләр... Ә.Еники

Чиратлашып тору Туктаусыз чиратлашу. Тыныч аралашу, сәүдә итү хәрби бәрелешләр белән чиратлашып торган. Т.Әйди. Көн белән төн чиратлашып тора. Яхшы-яман белән дөнья тулган. Ф.Зыятдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә