ЧИРАТЛАШТЫРУ I ф. 1) Берсен икенчесе белән бер-бер артлы алыштыру; чиратка салу. Шул ук вакытта бу автор Аллаһының исемен аның күп төрле башка синоним парлары белән чиратлаштыра: Хак Тәгалә, Ходай, Хода, Ходавәндә, Халикъ, Мәүлә. И.Бәширова. Үсемлекләр 8–10 см булгач, составында бакыр булган препаратларны чиратлаштырып сибәргә. Арча хәбәрләре 2) Аралаштыру. Аля-Әлфия ике телне дә яхшы белә, тик еш кына аларны чиратлаштыра яки шуның артыннан ук икенче телнең тәрҗемәсен дә кабатлый иде. З.Хөснияр. Кәстрүлгә ит, суган һәм лимон кисәкләрен, тәмләткечләрне чиратлаштырып тезәбез. Әгерҗе хәбәрләре . Кыздырыр алдыннан, шампурга ит кисәкләрен, суган, помидорны чиратлаштырып тезәргә. Әлмәт таңнары Чиратлаштыра бару к. чиратлаштырып бару . Агымдагы тәнкыйтебез, таләпчәнлекне талантка игътибарлы мөнәсәбәт белән чиратлаштыра барып, әдәбият күренешләрен бәяләү эшенә таләпчәнрәк, объективрак төстә якын килә башлады. Р.Мостафин Чиратлаштыра башлау Чиратлаштырырга тотыну. Бер төрле генә шөгыль туйдырмасын дип, аларны чиратлаштыра башладым. Сөембикә Чиратлаштырып алу Тиз арада чиратлаштыру; беразга чиратлаштыру. Азакка хәтле кабатланган «ырылдаулар»ны «һ»ның «аһылдавы», «м», «н», «ң» тартыкларының «иңрәве» чиратлаштырып ала. Р.Абдуллина Чиратлаштырып бару Даими чиратлаштыру; бер-бер артлы чиратлаштыру. --- патриотизмга дан җырлау хисләрен фәлсәфи уйлану һәм уйландырулар, хәтта сентиментализм белән дә үреп чиратлаштырып бара. Р.Абдуллина. Әлеге программа нигезендә кыска гына вакыт эчендә әзер материаллар ярдәмендә яңа презентация эшләргә, аерым слайдларны тиз генә төзәтергә, әзер презентациягә яңа слайдлар куярга, рәсемнәрне текст һәм аңлатмалар белән чиратлаштырып барырга мөмкин. Фән һәм тел Чиратлаштырып тору Һәрвакыт, туктаусыз чиратлаштыру. Урынын бәрәңге белән чиратлаштырып торыгыз. Акчарлак |