ЧИРАТЛАП рәв. 1) Чират белән; берсе артыннан икенчесе. Алтын алкалы солылар, чыршы күркәсе кебек эре башаклы бодайлар, берсен берсе чиратлап, әле уңга, әле сулга җәелгәннәр. А.Гыйләҗев

2) Алмашлап, башта берсе, аннан икенчесе. Кайберәүләрнең апа-абыйлары, пенсиядәге әти-әниләре була, чиратлап дежур торалар. В.Нуруллин. Ахыр чиктә Алик мондый тәкъдим кертте: чиратлап йокларга! А.Гыймадиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә