ЧИРАТ и. рус 1) Берәр эштә, процесста билгеле бер эзлеклелек, тәртип; нәүбәт. Безнең заводта гына ике мең кеше фатир чиратында торганда каян тапсыннар ди безгә? А.Гыйләҗев. Эшне чират белән эшләү // Берәр эш эшләү яки берәр нәрсә төзүдә билгеләнгән тәртипнең бер өлеше. Хәйрүш агай, үзең белеп өләш. Яланаяклыларга беренче чиратта бир. А.Гыйләҗев 2) Берәр нәрсә алу, берәр эшне башкару өчен, тәртип белән берсе артыннан икенчесе торган кешеләр төркеме. Буфетка якын килерлек түгел – чират иде. В.Нуруллин. Базарда ит чиратында торганда апайлар, түтәйләр сөйләшәләр иде: бер сум биш тиенгә кысыр аш – итсез аш пешерәләр икән. Б.Рәхимова 3) Берсе артыннан икенчесе торган кешеләр төркемендә яки шулай формалаштырган эшләр тәртибендә кайсының да булса урыны; шул тәртиптә берсенең эшне башкару вакыты. – Әйдә тизрәк, чиратым үтә юкса, – дип, театр буфеты ягына ымлады. В.Нуруллин. Димәк, иң зур сыйга – әле генә мичтән чыккан каз бәлешенә чират җиткән. А.Гыйләҗев. Шулай булгач, хәзер инде минем чиратымдыр. В.Имамов 4) Автомат ату коралыннан берничә мәртәбә рәттән ату, шундый атыш. – Кыска чиратлар белән генә атарга! – диде Верещагин. Г.Әпсәләмов. Скоба сүгенеп, аларга карап, озын чират белән атарга тотынды. З.Зәйнуллин ◊ Чират җитү к. чират тию. Аңа да кәкрәергә чират җитәр әле! В.Имамов. Чиратка басу к. чиратта тору. Ә бездә «Тукай теле сүзлеге»ннән соң, «Исхакый теле сүзлеге», «Ибраһимов теле сүзлеге» кебек белешмәләр чиратка бассын иде. А.Тимергалин. Чиратка салу этн. Караучысы булмаган карт яки авыру кешене бөтен авыл белән тәрбиягә алу гадәте. Кичә Саранчалар Әндереш дәдәйне исертеп екканнар да Сима түтәйне чиратка салганнар, ди. В.Имамов. Чиратка тезелү к. чират тору. Бай ир-атны аулаучы йөз миллион кыз чиратка тезелгәндә, Зәринә кебек балалы хатыннарга ни исәп тә, ни сан ди. Г.Әдһәмова. Чиратта тору Алда тору, якын киләчәктә башкаруны, хәл итүне таләп итү. Без сизәбез: Әле дошман белән Соңгы бәрелеш тора чиратта. М.Җәлил. --- бу профессорларыбыз әлегә әдәбиятыбызның чиратта торган ихтыяҗларын капларлык зур эшләр күрсәткәннәре юк. Л.Җәләй. Чираттан тыш 1) Билгеләнгән вакыттан алда үткәрелә, чиратка куймыйча башкарыла торган. Фабрикалары янгач, чираттан тыш ял биргәннәр үзенә. Г.Гомәр; 2) Булганга өстәп. Сугышны башларга маташкан гусарларны биш көн буена конюшняда, чираттан тыш, ат бугы тазартырга куярга. З.Зәйнуллин. Чират тию Берәр нәрсә эшләргә мөмкинлек туу, насыйп булу; вакыт җитү. Автомашиналарга һаман чират тигәне юк. А.Гыйләҗев. Өлфәт авыл советы тирәсендә борынын тарта-тарта бөтерелеп йөрсә дә, аңа чират тимәде. А.Тимергалин. Чират тору Теләү, берәр нәрсәгә ихтыяҗ булу турында. Элек мине мунчага, ашка чакырырга чират торалар иде. Ф.Яруллин. Менә дигән асыл ир-егетләр Көн-төн синең янга чират торыр... Ш.Җиһангирова |