ЧИР и. сөйл. 1) Берәр әгъзаның иясә әгъзаларның нормаль эшчәнлеге бозылу нәтиҗәсе; авыру; хаста, сырхау. Бөтен дөньяга танылган Тянь-Шань тауларыннан тау бәлзәме җыеп, төрле чирдән дәвалый иде [ул]. А.Гадел. Бүтән берәү мондый чир эләктерсә, аның исе китмәс иде, авыру я үләр, я терелеп чыгар иде. А.Гыйләҗев. Чирне аны беребез дә сорап алмыйбыз. А.Хәсәнов

2) күч. Кешедә, җәмгыятьтә күзәтелгән берәр тискәре күренеш, сыйфат, начар гадәт. Ләкин дөньядагы сугыш дигән чиргә каршы бертөрле дә дару таба алмады. А.Алиш. Ул әнә шул үлемнән курку чире белән моннан алты ел элек минем яныма килгән иде. А.Гыйләҗев. Ләкин акрынлап илдә әхлак бозыла барган, атлантлар кавеме әүвәлге яхшы сыйфатларын җуйган, вөҗдан-намусны һәм игелекне оныткан, бүтәннәргә баш булырга омтылу, малга хирыслык, байлык җыю кебек яман чирләр таралган... А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә