ЧИП-ЧИП II и. этн. 21 мартта балалар өйдән өйгә йөреп, хуҗаларга байлык, муллык сорап башкарылган календарь йола. 21 мартта балалар төркем-төркем булып өйдән-өйгә йөргәннәр, келәү келәгәннәр. Бу йола чип-чип дип аталган. Р.Исхакова-Вамба