ЧИ’ПСЫ и. ингл. 1) Бик юка итеп теленеп майда кыздырылган бәрәңге; бәрәңге йомычкасы. Беренче-икенче сыйныфларда укыган чакта ук төне буе бәрәңге әрчеп чипсы ясый идем. Ф.Тарханова. Ул арада бармен фисташкалар, чипсылар салынган савытлар да китереп куйды. Х.Әбделмәнов 2) Берәр җимеш, яшелчәне бик юка телеп киптереп әзерләнгән ашамлык. Баклажан чипсысы кибеттәге бәрәңге чипсысыннан тәмлерәк була. Акчарлак |