ЧИП- кис. [ч] авазына башланган кайбер сыйфатларның артыклык дәрәҗәсен ясый торган алкисәкчә. Абыстай янында кара кашлы, зәңгәр күзле, зифа буйлы, карап туймаслык чип-чибәр татар кызы басып тора иде. Г.Бәширов. Әле кичәле-бүгенле генә ачылып маташкан яфраклар чип-чиста, нәфис иделәр. А.Гыйләҗев. Утыннар – чип-чи усак. Ф.Яхин |