ЧИНО’ВНИКЛЫК и. 1) Дәүләт хезмәтендә эшләү, чиновник ( 1 мәгъ.) булу. Әгәр яшьрәк чакта, алданып, берәр чиновниклык юлыннан китсәм, бәлки, күптән муеным сынган булыр иде. Р.Вәлиев. Бу чиновниклык эше минем язучылыгымны харап итә, ахырысы. Казан утлары

2) күч. Үтә формаль, коры эш итү рәвеше, бюрократлык. Гомумән, аңарда безнең җәмгыятьнең канында яткан бюрократизм, чиновниклык юк. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә