ЧИНО’ВНИКЛАРЧА рәв. 1. 1) Чиновник кебек, түрәләрчә. Шундыйрак тәрбия алган балаларга карата борынгы чиновникларча ваемсыз түгел, ә аерата кешелекле, игътибарлырак булуларын үтенде. Ш.Шәйдуллин. Чиновниклар турындагы бу закон чиновникларча язылган, бер утыруда аңларлык түгел. Татарстан яшьләре

2) Формаль рәвештә, коры итеп; бюрократларча. Чиновникларча эш итү

2. с. мәгъ. 1) Чиновникларга хас булган

2) Формаль, коры, эре, тәкәббер



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә