ЧИНО’ВНИК и. рус 1) Дәүләт хезмәткәре; түрә, мәэмүр. Әгәр инде ихтыярсыздан ул сүзләр аның күңеленә килсәләр, хәзер үк әлеге пенснелы салкын чиновник күз алдына килеп баса... Ә.Еники. Аның свитасында земский начальник, земский доктор, исправник, мәгариф инспекторы һәм башка чиновниклар була. М.Мәһдиев 2) Үз эшен бик салкын башкара торган, эшенә үтә формаль караучы урындагы кеше; бюрократ. Илгә – без бер! Безгә – Россия бер! Булма ахмак, чиновник, тәкәббер! Ә.Гадел. Хакимият башлыгын күз алдына ниндидер чиновник итеп китерәләр. Р.Вәлиев |