ЧИННЕК и. рус диал. 1) Печәнлек. Ишегалдында саман кирпечтән салынган салам түбәле сарай һәм тактадан эшләнгән, түбәсенә толь ябылган чиннек, аның белән сарай арасында туры лапас, аңа эскертләп хуш исле урман печәне һәм әле яшеллеген югалтмаган бәрәңге сабаклары өелгән. Р.Кәрами

2) Келәт, амбар

3) Өстенә печән өелә торган, асты буш булган корылма, лапас. Каралты-кура рәтендә кырдагы әвен һәм зуратлардан кайтарып көлтә сугу өчен өсте ябулы аран, кыш көне арба-тарантаслар куела, миллек эленә, утын өелә торган чиннекләр, күчеп нигезләнергә әмер генә көткән өр-яңа нарат бура – бары да бар. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә