ЧИНА’У ф. 1) Нечкә ачы тавыш чыгарып кычкыру, шыңшу (дуңгыз, эт һ.б.ш. тур.). Тәнәкә тибә, көчек чиный, әмма барыбер иярә. М.Әмирханов. Бүре балалары инде чинамыйлар, ырылдамыйлар да. Г.Гыйльманов

2) сөйл. Нечкә ачы тавыш белән сөйләү, әйтү, кычкыру . – Ходаем, мулла абзый янып үлә-ә, коткарыгыз! – дип чиный хатыннар. Р.Батулла. – Нәрсә беләсең? – дип чинады хатыны. Аманулла

3) күч. Нечкә ачы тавыш чыгару (җансыз предметлар тур.). Беренче бомбаларның ачы тавыш белән чинап төшүләре ишетелде. Г.Әпсәләмов. Әмма снарядлар һаман оча, бомбалар сызгыра, катюшалар чиный. И.Хуҗин. Кайдадыр барлык тавышларны басып, колакны ярып, түгәрәк пычкы чиный. Д.Каюмова

Чинап алу Бераз, берара чинау. Ләкин Акъяр авылы җилләр үзгәрә торган бер ноктада утыргангамы, аңа җитәрәк давыл бер котырынып, сызгырынып, чинап алды да көн урталарына таба тагын юнәлешен үзгәртте. Г.Әпсәләмов. Кемдер сызлана, ыңгыраша, хәтта чинап ала. Ә.Моталлапов

Чинап җибәрү Көтмәгәндә чинау. Ат кушаяклап алга ыргылды, аны-моны сизенмәгән Гыйбадулла дыйк итеп арбага ауды, яман чинап җибәрде, без, көлә-көлә, арбаны юлга чыгардык. А.Гыйләҗев. Колагын я тәпиен тешләткәне шундук бөтен урманга шар ярып чинап җибәрә. А.Хәсәнов

Чинап кую Бер тапкыр, аз гына чинау. Кинәт Уйнак нәрсәдәндер сискәнеп сикереп торды, нечкә генә итеп чинап куйды. М.Маликова. Иләмсез козгын аларның бердәнбер калган киртә баганасына утырган, аннан нәрсәнедер йолка, тегесе бирешергә теләми, думбра-саз кылы шикелле тартылып, чинап куя. Ф.Яхин

Чинап тору Даими чинау; әле чинау. Ләкин Миңнулла да шуннан ары кизәнмәде, әйләнә-тирәдән бала-чага таралышкач, бите янында чинап торган овчаркасының муенын кочаклады да үкереп елый башлады. М.Мәһдиев

Чиный бару Торган саен ныграк чинау. Тычканның йоны чыккан саен чиный бара, ди. Мәкаль

Чиный башлау Чинарга тотыну. Без өстенә ташлангач, дуңгыздан яман чиный башлады. Г.Әпсәләмов. Эт чиный башлый. А.Хәмзин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә