ЧИНАР и. фар. бот. Платанчалар семьялыгыннан соры яшел кайрылы, киң яфраклы бик зур агач; һинд артышы, платан. Бер тәрәзәмнән бугазның иң матур боргаланган җирләре, чинар, сәрви, кедра, юкә агачлары белән хәтфәләнгән таулары арасыннан солтан Фатихның кальгасы --- [күренә]. Г.Исхакый. Иелде карт чинар, башын түбән салды, Казак төсле сагышлы тын уйга калды. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә