ЧИН I и. рус иск. 1) 1917 елга кадәрге Россиядә: ранглар табеле буенча дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә һәм гаскәриләргә бирелә торган дәрәҗә, исем. Гәзитәләр тагы баллар хакында, генералларның чин алулары хакында яза башлады... Г.Исхакый // Гомумән хәрби дәрәҗә, исем. Кырык беренче елдан алып соңгы көненә кадәр сугышта булган, өч медаль тагып, лейтенант чины алып кайткан егет иде ул. В.Нуруллин

2) Кешенең хезмәт баскычындагы урынын күрсәткән исем. Без бу җәмгыятьтә ниндидер югары урын, чин, байлыкка ия түгелләр. Д.Салихов. Үсәсегез, чиннан чинга күтәреләсегез килмимени? А.Хәлим

3) күч. Дәрәҗә; абруй. Кешедән дә өстенрәк чин юк ул, җанкисәгем. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә