ЧИМАЛ и. 1) Соңыннан сәнәгатьтә әзер продукция җитештерү өчен китә торган, табылган яки эшләп чыгарылган материал. Сабирҗан андагы күкәй бәяләре белән, чыпта, чимал кебек нәрсәләрне кайдан китерүләре, сәүдә яклары белән дә кызыксынды. М.Галәү. Казах-кыргыз далаларыннан чимал җыю өчен, әлбәттә, алар белән аралашырлык сәләте булган татарлар сәүдә эшен җанландыру буенча беренче урында торалар. М.Мәһдиев 2) күч. Әзер булмаган, әле эшкәртелергә тиешле нәрсә. Ә дүртенче сандагы шигырьләр бәйләме исә шагыйрьнең куен дәфтәрендәге шигъри чималны гына хәтерләтә. М.Шабаев |