ЧИЛЕ’-ПЕШЛЕ с. 1) Пешеп җитмәгән, пешәр-пешмәс. Шул чор Европа кешесенә һуннар чиле-пешле ит белән туенучы вәхшиләр булып күренгәннәр. Р.Фәхретдинов. Тозлы аш та, чиле-пешле ботка да кәефләрен боза алмады. Р.Габделхакова 2) Өлгереп җитмәгән. Бу урынны авыл халкы яхшы белгәнгә, киләләр дә чиле-пешле җиләкләрне Шәмсия килгәнче җыеп та китәләр. Г.Исхакова 3) күч. Начар сыйфатлы, түбән дәрәҗәдә булган. Шундый олы әдипкә чиле-пешле хат язарга буламы?! И.Салахов. Чиле-пешле такмак язарга өйрәнү өчен, университетта суган суы суырып, биш ел гомер уздырып, кием туздырып, эт өрдереп, кеше көлдереп йөрүнең бер дә хаҗәте юк. Г.Афзал // Тиешле сыйфатларга ия булмаган. Байгыш бит ул Исхак абый! Чиле-пешле егет! А.Гыйләҗев. Чиле-пешле актёр булып йөрисең? Г.Каюмов ◊ Чиле-пешле арыш кабартмасы к. арыш кабартмасы. Чиле-пешле арыш кабартмасына тап буласымны белсәм... валлаһи, Мәхмүт-Мудрыйга чыгар идем! А.Гыйләҗев |