ЧИЛӘНҮ ф. 1) Нәрсә дә булса кырудан, тиюдән, ышкылудан тәндә чи җәрәхәт барлыкка килү, тәннең тиресе суелу. Бөтен ботларым, аркаларым чиләнеп яраланды. Г.Ибраһимов. Әби биргән дәвалар килештеме, императорлар өчен чыгарылган китапта күрсәтелгән үләннәрнең шифасы тидеме, сабыйның тәнендәге чиләнеп торган тимрәү башта кипте, аннары алар әкрен-әкрен генә кубып төшә башлады. Ф.Абдуллин 2) күч. Авырлык белән эшләү, эшләп җәфалану; интегү . Әйтик, анда ни дип әле мин чиләнергә тиеш? А.Хәсәнов. Гарифҗан, Сабирҗан абзыкайларына хатны инде латин имласында Әхмәтҗан абзыйлары язып чиләнә иде. А.Хәлим Чиләнә бару Торган саен ныграк чиләнү. Аларны ничек кенә дәваласаң да кимеми, киресенчә, үсә, чиләнә бара. И.Сираҗи Чиләнә башлау Чиләнергә тотыну Чиләнеп алу Бераз чиләнү. Куләйнең кран-балкасы белән бераз чиләнеп алырга туры килде. Җ.Юныс. Җәйге сменада шундый «авыр»ларның берсе белән бераз чиләнеп алган идек. Ватаным Татарстан Чиләнеп бетү Бик нык чиләнү. Аның ялан аягы бик нык яраланган, чиләнеп беткән, өстенә кигән күлмәге дә әллә ничә урыннан ертылган. Г.Кутуй. Ул аларны көч-хәл белән сала, кабарып, чиләнеп беткән аякларын кул бармаклары белән капшап, башын селкә. Г.Әпсәләмов Чиләнеп йөрү Озак вакытлар чиләнү. --- хисапчы булып та эшли алам, нигә мин, шул тикле зур җаваплылыкны үз өстемә алып, җан тынычлыгымны югалтып, көн-төн чиләнеп йөрергә тиеш әле, дип уйлый идем. В.Нуруллин. – Ни дип чиләнеп йөргән булам соң? Ни тырышкан безнең Азатны да китәргә мәҗбүр иттеләр бит! – дип, кычкырып диярлек әйтеп куйды. Н.Көбәш Чиләнеп тору Әле чиләнгән хәлдә булу; гел чиләнү. Хәле бетеп, герне ташлагач, уч төбе кабарып чыга, аннан тиресе кубып, чиләнеп тора. Р.Кәрами Чиләнеп чыгу Тулысынча чиләнү. Чиләкләп койган яңгыр давылыннан аткайларның муеннары һәм сыртлары гел чиләнеп чыкты, ташлы тау сыртларын үткән чакта, меңәрләгән арбаларны ватып бетерделәр. В.Имамов. Кулларым иңбашымнан суырылып чыгарлык булып тартылды, уч төпләрем әллә тагын чиләнеп чыкты, шабыр тиргә баттым. Ф.Садриев Чиләнеп яту сөйл. к. чиләнеп тору . Хатыны, ике баласы белән шунда бер бүлмәле бәләкәй генә фатирда чиләнеп ятса ята, әмма авылга алты почмаклы, болын хәтле өйгә кайтасы килми. В.Нуруллин. Синең белән мин шул «ниен» тапмаганга чиләнеп ятабыз, мең ярым белән ияк сыпырып калабыз. А.Гыйләҗев |