ЧИЛӘНДЕРҮ ф. 1) Нәрсә дә булса кырып, ышкылып, тәндә җәрәхәт калдыру, тәннең тиресен суйдыру. Нәкъ шушы язны, мин, култык асларымны чиләндереп, мыш-мыш килә-килә корсет киеп йөргән язны, сугыш бетте. Р.Төхфәтуллин. Сыныкка сылтавы табылып тора: я берәр байтал аягын аксата, я түшен чиләндерә... Р.Камал

2) күч. Интектерү, җәфалау; газаплау. Гомеренең азагына тикле ул аны указсыз килеш чиләндерәчәк. Г.Ахунов

Чиләндерә башлау Чиләндерү билгеләре күренү

Чиләндереп бетерү Бик нык чиләндерү. [Сөләйман] --- тезе турысындагы кесәсенә башы белән диярлек кереп китеп, кәгазь чыгара, аны атның ыңгырчак кырып чиләндереп бетергән җиренә җыелган вак чебеннәргә чәпәп алгач, миңа суза ---. Ә.Гаффар. Агач өстәл кырында чырае зәңгәрләнеп каткан оныгы Әминә исә ачлыктан бертуктаусыз бармагын суырып, чиләндереп бетергән. Ватаным Татарстан

Чиләндереп тору Әледән-әле, туктаусыз чиләндерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә