ЧИЛӘКЛӘП рәв. 1) Чиләк белән, чиләкләр ярдәмендә. Арбаны яр кырыена куеп, яр астыннан суны яртышар чиләкләп ташып, фляганы тутырганчы гына да дөнья хәтле вакыт үткән булып чыкты. В.Нуруллин. Мәгәр сөйләүгә күчкәч, һәр кешенең хәтере, коедан чиләкләп тарткан су шикелле, үзенә отышлы хәлләрне генә сайлап ала бит. В.Имамов

2) Чама белән бер чиләк. Җиләк чиләкләп булырга тиеш

3) Чиләк исәбе белән. Чиләкләп санау

4) күч. Күп итеп. Чинау тагы башлана, күз яше чиләкләп ага. Г.Исхакый. Елга порты янында чиләкләп тоталар икән [балыкны]. А.Гадел. Чиләкләп эчкәне күренеп тора иде авылдашының, йөз-кыяфәте шактый таушалган. З.Хөснияр

Чиләкләп кою Яңгыр бик көчле яву. Чиләкләп яңгыр коя башлады. М.Мәһдиев. Берничә көн туктамый чиләкләп койганнан соң, буада су күзгә күренеп артты. К.Тәхау. Чиләкләп ору к. чиләкләп кою. Сирәк сибәләп кенә тотына да, туктап тын алгач, чиләкләп ора башлый. М.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә