ЧИЛӘК и. 1) Су яки башка сыеклыклар, шулай ук бөртеклеләрне, яшелчә, җиләк-җимеш һ.б.ш.ны салу өчен дугасыман саплы савыт. Булышырга шөпшәләр дә килеп җитәр, чиләк эчендәге балың минут эчендә бетәр. А.Алиш. Дүрт йөз-биш йөз граммлы скумбрияләр белән чиләкләре тиз арада тулды. А.Хәсәнов

2) Саннардан соң: сыек яки бөртекле матдәләрнең күләме, үлчәве. Әхмәд Ясәви төрбәсендә тагы бер уникаль нәрсә бар, ул да булса Тимерләң әмере белән төрбәнең үзәк залына --- куелган 600 чиләк сыешлы бакыр (бронза) казан. А.Тимергалин. Сүзен сөйләгән арада бер чиләк бәрәңге тутырырга өлгергән Сания койма буеннан арыш капчыгын алып килде ---. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә