ЧИКЫЛДА’У ф. 1) Кайбер җайланмалар, кораллар хәрәкәткә килгәндә, чикы-чикы сыман кискен тавыш чыгару. Менә кызлар эшкә тотынды. Кайчы чикылдаган тавыш, машиналар гөрелдәве... А.Вергазов. --- аның ата-бабасыннан калган кара туфраклы бодай җирләрен, бер шагыйрь әйтмешли, чикылдап, үкереп торган шау-шулы тимерчелек баскан. Казан утлары

2) Чинау, чыелдау (кайбер хайваннар тур.). Тик пычагым да чыкмый: әле кәҗә бәтие елый, әле бәләкәй генә чучка малае чикылдый. Ш.Маннур. – Санарга өйрәнмәдем әле, – дип чикылдады тычкан. Л.Лерон. Күрше фатирда көннәр буе көчек чикылдый, балаларга йокларга бирми. Ватаным Татарстан

3) Кайбер кошлар, бөҗәкләр чыркылдау, чыелдау. Бүгенге чикерткә кичәге чикерткәне чикылдарга өйрәткән. Мәкаль. Агач башында ике козгын карылдый, чыпчыклар чикылдый. Р.Кәрами. Тилгән тырнагында көзге чебеш ничек чикылдаса, мин дә шулай тырмашырга әзер идем. Ф.Яхин

4) Бик югары яисә яңгыравык тавыш белән сөйләү, чәрелдәү. – Кунаклар, кунаклар, – дип чикылдады Луиза. А.Гыйләҗев. Әмма кайдандыр аның әти-әниләре килеп җиттеләр, Гөлйөзем әбигә ачу белән чикылдап ташлана, һөҗүм итә башладылар. Ф.Яхин

5) Чыркылдап көлү. --- ә зал хахылдый, аяк тибә, чикылдый, сызгыра, кыскасы – бөтен кеше шат, бәхетле иде. М.Мәһдиев. Кыз, чикылдап көлә-көлә, күлмәк сәдәфләрен ычкындырды, шәрә күкрәкләре ачылып китте. З.Хөснияр

◊ Чикылдап торган 1) Чын; төп-төгәл, койган да куйган. Төс-бит тә алай чикылдап торган чибәр түгел. В.Нуруллин. Ошамый бу егет миңа. Чикылдап торган анархист. А.Гыйләҗев. «Тәрҗемәи хәлем»дә автор чикылдаган фәлсәфи мәкаләләр язуы турында әйтә. Ф.Сафиуллина; 2) Яңгыравыклы. Халык арасында да әле аннан, әле моннан: «Кодагый, дим», «Кара, кодача», «Дусым апай», «Тудык җиңги» дигән шикелле чикылдап тора торган сүзләр ишетеләләр иде. Ф.Әмирхан

Чикылдап алу Берара, бераз гына чикылдау. Поездның йөреше акрыная төште, көпчәкләр чикылдап алды ---. Р.Мирхәйдәров. Иске «ПАЗ» автобусы яман гына чайкала башлады. Әле бер якка, әле икенче якка авышкан саен, аның әллә кайсы төшләре чикылдап ала, яман шыгырдый. Ф.Имамов

Чикылдап тору Әледән-әле чикылдау; әле чикылдау

Чикылдап утыру сөйл. к. чикылдап тору . Комарланып, ике куллап актарына торгач, чүп-чар арасында чикылдап утырган кесә телефонын эзләп тапты. Р.Низамиев

Чикылдый башлау Чикылдарга тотыну. --- Канәгать белә, чүлмәк кызыл булырга тиеш! – капкачын күтәрде, калак тавышлары чыгарып, тагын да чупылдый, чикылдый башлады. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә