ЧИК-ЧАМА и. 1) Берәр нәрсәнең якынча күләме. Дөнья зур ул, җирнең чиге-чамасы юк, өч көндә әнә күпме җирләр уздык. А.Гыйләҗев. Хыялларның чиге-чамасы юк иде. А.Гыймадиев

2) Эш-гамәлләрдә, үзен тотуда һ.б.ш.да сакланган шартлы чик, тәрбиялелек, тоемлау, зәвык, такт. Тел – үтә нечкә, нәфис нәрсә, монда чик-чаманы белү аеруча мөһим. А.Тимергалин. Әлбәттә, гаҗәпләнүнең чик-чамасы булмады. А.Гыймадиев

Чик-чама белмәү Эштә, сүздә, алдауда һ.б.ш.да артыгын кылану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә