ЧИКТӘШ с. 1) Чиге уртак, янәшә урнашкан, күрше. Күрше ихата белән чиктәш койма. Л.Лерон. Бу очракта аерым этносның характеристикасы, аның иҗтимагый үсешенең үзенчәлекләре үзләре генә түгел, ә күп гасырлар чиктәш яки уртак территориядә үзара тыгыз бәйләнештә яшәүче халыклар системасында карала. Б.Хәмидуллин. Ләкин ике бакча арасын бүлеп үскән чиктәш карлыганнар өлгереп, кыяр-помидорлар өч литрлы банкаларга тутырыла башлаган дәвердә көтелмәгән бер хәл килеп чыкты. Д.Гыйсметдин 2) Берәр сыйфатка якын булган, шуңа керешеп китә торган. Мескенлек белән чиктәш оялчанлыктан да арынырга вакыт. Р.Юныс 3) мат. Кырлары уртак, икенче кырлары бер туры сызык төзи торган. Чиктәш почмаклар 4) махс. Чик хәлендәге. Хәзерге сәхнә әдәбиятында яшәеш каршылыкларында адашып, югалып калган кешенең сызлануга, аңсызлыкка бәйле чиктәш халәтен чагылдыру белән дә очрашабыз. Ә.Закирҗанов. Шуларны аңлау хәленә герой чиктәш мизгелдә килә ---. Л.Надыршина |