ЧИКСЕЗЛЕК и. 1) Күз күреме җитмәслек киңлек. Ул да булмады, ярсыган бия, мескен, кешнәп, юлдан читкә тайпылды, янда гына үскән куе арышларны таптап, каядыр чиксезлеккә томырылды. В.Имамов

2) Пространствоның чиксез булу күренеше. Чын галим – биологмы, физикмы яки математикмы ул – әйләнә-тирә дөньяның чиксезлегенә, дөньядагы тәртипнең искиткеч оешканлыгына, максатчанлыгына, анда мәгънәсез бер генә нәрсәнең дә булмавына торган саен ныграк ышана. А.Тимергалин

3) Бик күп, бик зур булу; күплек; зурлык. Ул бичара Галимәнең сөйләүләре, көлүләре, кузгалыш вә йөрешләре – һәрбере аның шатлыгының чиксезлегеннән хәбәр бирәләр иде. Г.Ибраһимов. Сүбәдәй императорга Европадагы кенәзлекләрнең таркау булуы, андагы байлыкларның чиксезлеге турында сөйләгәндер. А.Хәсәнов

4) күч. Тирәнлек, байлык, муллык (хис һ.б. тур.). Яшәү тәме – Хисләрем чиксезлеге. М.Шабаев

4) күч. Күк, галәм. Кеше аңы машиналар тапты, Чиксезлеккә, күккә юл ачты. Табигатьнең кануннарын ватты, Йолдыз сугышлары кузгатты. К.Булатова

5) күч. Үлемнән соң була торган дип фараз ителә торган икенче дөнья. Бу – аның мәңгелектән килеп, чиксезлеккә китеп бару сәфәрендәге бер тукталыш кына! Н.Гамбәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә