ЧИКСЕ’З-КЫРЫЙСЫЗ с. к. очсыз-кырыйсыз. Бу күк чиксез-кырыйсыз, анда – бар да: Бәхет, җәннәт, фәрештә, анда – Алла. М.Фәйзи. Тирә-якта чиксез-кырыйсыз чүлләр икән, анда чишмәләр дә челтерәми, чыкны яфрагына кундырып, егетне сыйларга үләннәр дә үсми икән. М.Хуҗин |